Бакчаларында 140 төп алма, 40 төп груша,100 төп карлыган үсә аларның
Дилбәр Гарифуллина, 7 апрель 2023
Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында яшәүче Гөлнара һәм Марат Зәйруллиннарның тырышлыгына исең китәрлек. Аллаһка шөкер, көн туды, дип кояш белән бергә уяна да алар, ул кереп качканчы, кырык якта таралып яткан кырык эшне “җиңәргә” дип чатыр чаба башлыйлар.
Үзебез генә өлгереп булмас иде, бианай Фәһимә белән өч кызыбыз да булыша, ди Гөлнара.
Зәйруллиннарны күпләр оста бакчачылар буларак белә. Гаилә башлыгы Марат башта урман хуҗалыгы техникумын, соңрак аграр университетны тәмамлаган. Шул юнәлештә эш тә башлаган. Ун ел элек фермер хуҗалыгын булдырып, 70 сутый җирдә бакча үстерергә керешкән. Бүген анда 140 төп алма, 40 төп груша,100 төп карлыган һәм крыжовник, зелпе, декоратив куаклар үсә. Эшчән гаилә моның белән генә чикләнеп калмыйча, тагын 5 гектар җир алып, аңардан да бакча үстермәкчеләр.
Әле ике теплицалары да бар. Аларында чәчәк һәм яшелчә үсентеләрен үстереп саталар. Гыйнварда орлыкларын чәчтек, тиздән теплицага күчертеп утыртырга җыенабыз, ди Гөлнара. Моннан тыш агач-куак үсентеләре сату белән шөгыльләнәләр.
Җәен көннәре бакчада үтсә, кышын бакча уңышларыннан төрледән-төрле каклар ясыйлар.
– Бакчабызда нәрсә бар, җиләген дә, чия-слива, миләш-баланын да суыткычка туңдырырга куябыз, хәтта алма боламыгы ясап, анысын да суыткычка урнаштырабыз. Аларны вакытында сатып өлгерергә кирәк. Сатылмый калганын шул рәвешле эшкәртергә уйладык. Карт инәем Мәликә как ясарга ярата иде. Кунакка барган саен, күп итеп төяп тә җибәрә иде. Аның кебек тәмле как ясаучы булмагандыр. Үземнең дә иң яраткан ризыгым – как. Аны балалар да ярата, күчтәнәчкә дә күп алалар, – ди Гөлнара.
Бакча эшеннән тыш, аның төп эше дә бар, биология һәм рус теле укытучысы булып эшли. Әле авылда кибет тә тоталар. Бакчадан тыш умарталары да бар. Терлек тә асрыйлар. Буа да буып куйганнар, анда балык үрчетергә планлаштыралар.
Авылда узган чараларга катнашырга, аларны оештырырга да өлгерәләр. Ярминкәләргә йөриләр. Социаль челтәрләрне актив алып баралар, үзләренең сайтлары да бар.
– Анысын кызым Резеда ярдәме белән алып барабыз. Галия белән Гүзәлебез дә бик тырышлар. Сөенечебез бар: әле шушы көннәрдә кызым Гүзәл республика күләмендә узган “АгроЮность” конкурсына как әзерләү буенча проект эшен тәкъдим итеп, беренче урынны алды, – ди яңа танышым.
Зәйруллиннарны авылда яшьләр калмау проблемасы да борчый. Теләге булганнарга эш җитәрлек, иң мөһиме – эштән курыкмаска кирәк, тырышлык куйсаң, авылда да рәхәтләнеп яшәп була, ди алар.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/avyil/bakchalarynda-140-tp-alma-40-tp-grusha100-tp-karlygan-gyna-s-alarny